Мәктәп ярминкәсендә акция

2013 елның 28 августы, чәршәмбе
Укучылар ярминкәсендә 300 мең сумлык авыл хуҗалыгы һәм кул эшләре товарлары  сатылган. Бүген районның 28 мәктәбе һәм 33 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе сатып алучыларга үз бакчаларында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш, кайнатма-тозланмалар һәм кул эшләре тәкъдим итте. Ә менә Егоркино мәктәбе чарага үз акциясе белән килгән иде. Бу көнне алар мәктәп яны бакчасында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимешләрне 20 сумнан гына сатты. Шунда ук методик күргәзмә дә оештырылган иде. Күргәзмәнең үзенчәлеге  чәчәкләр патшылыгы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International