Нурлатта өч модульле ветеринария пункты булачак

2013 елның 28 августы, чәршәмбе
Участок ветеринария пунктлары Яңа Әмзә, Бикүле, Фома авылларында урнашыр һәм тирә-як авылларга хезмәт күрсәтер, дип планлаштырыла. Мәсәлән, Яңа Әмзәдә урнашкан ветеринария пункты Яңа Әмзә, Колбай Мораса, Иске Әлмәт, Кычытканлы җирлекләренә караган авылларга хезмәт күрсәтәчәк. Нурлат ветеринария службасы начальнигы Василий Лысов  әйтүенчә, модульле участок ветеринария пунктларына урын сайлаганда,  терлекләр саны күп булган авылларга тукталганнар. 
Хәзерге вакытта модульле пунктлар төзүгә заявкалар җибәрелгән, алар уңай хәл ителгән очракта, пунктлар якындагы өч елда төзелеп бетәргә тиеш. Республикада исә шундый 150 ветеринария пункты булдырырга планлаштыралар. Аларда авыл хуҗалыгы терлекләреннән төрле анализлар алу, вакцинацияләү, тоякларын чистарту һәм башка шундый хезмәтләр бушлай күрсәтеләчәк. Ә менә песиләр һәм этләр хуҗалары  өчен хезмәтләр түләүле булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International