Бәйремге килегез

2013 елның 27 августы, сишәмбе
30 август – Татарстан Республикасы көне Нурлатта  бәйрәм чаралары белән узачак.
Бәйрәм программасы иртәнге 10нан башлана. 10.00-13.00гәчә шикәрчеләр бистәсе стадионында спорт-масса чаралары узачак. Футбол буенча блиц- турнир, балалар һәм олылар арасында ату буенча турнир, картингчыларның күрсәтмә чыгышы,  “Минем шәһәр – буяуларда” дип аталган конкурс-уен програмvасы, ир-атлар арасында волейбол, мәктәп укучылары арасында җиңел атлетика буенча ярышлар.
Ә 17.00дән 19.00гача үзәк мәйданда “Балачак дөньясы”  дип аталган шәһәрчек эшләячәк. Концерт программасы, “Ватаным минем – Татарстан” дип аталган уен, викториналар, асфальтта рәсемнәр конкурсы үтәчәк, батут эшләячәк. Шунда сәүдә мәйданчыгы да җәелдереләчәк. Шәһәр Мәдәният сараенда “Татарстан: кичә һәм бүген”, “Исемең дә синең – гүзәл исем, моңлы газиз Нурлы атым” дип аталган фотокүргәзмәләр оештырылачак. Чара кичке 10да бәйрәм концерты белән төгәлләнәчәк.
Бәйрәмгә рәхим итегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International