Илфат Гыймадиев Татарстан чемпионы титулын яулады

2013 елның 27 августы, сишәмбе
Билбау көрәше буенча республика беренчелегендә Нурлат көрәшчесе, Россиянең спорт остасы Илфат Гыймадиев Татарстан чемпионы титулын яулап кайтты.
Әлеге чемпионат Азнакай шәһәрендә узды һәм анда 33 командадан 300дән артык көрәшче келәмгә чыкты. “Нурлатнефть” идарәсе һәм балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренеры иң авыр үлчәү категориясендә чыгыш ясаган Илфат Гыймадиев финал алышында Түбән Кама баһидиры Марат Мөхәммәтҗановны чиста сыртына салып чемпион исеме яулады һәм турыдан-туры Россия чемпионатына юлламага да ия булды. Моннан тыш, Рөстәм Гайнуллин һәм Алмаз Мостафин IV урыннар алдылар. Җиңүчеләр һәм призерларны котларга Татарстанның Билбау көрәше федерациясе президенты – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үзе килде.
– Егетләребез нык әзерлектә иделәр һәм сигез көрәшчебез командага очколар китерүгә ирештеләр. Безнең өчен зур уңыш бу, – диде чемпионатка нәтиҗә ясап райбашкарма комитетының яшьләр эшләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Әнәс Нәбиуллин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International