Египетны Туниска алыштырганнар

2013 елның 27 августы, сишәмбе
Нурлат туристлык агентлыгы аша мәгълүм тынычсызлыклар аркасында Египетка барудан баш тарткан гаилә акчасын югалтмаган, туроператорлар юлламаны Туниска алыштырганнар. Бу хакта безгә агентлык җитәкчесе Марина Гыймалетдинова хәбәр итте.
–Кичә Египетка киткән соңгы 4 гаилә дә ялдан исән-сау кайтып җитте,–диде Марина.– Әйтүләренчә, отельләрдә тыныч булган, бернинди уңайсызлыклар килеп чыкмаган. Ялдан бик канәгатьләр.
Шулай да әлегә Египетка ялга барырга теләүчеләр юк икән. Нурлатлылар ял өчен күбрәк Төркия, Тунис, Таиланд, Вьетнам, Шри Ланканы сайлыйлар ди. Быел Доминикан һәм Кытайга юллама алучылар да булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International