Нурлатта “Мин чиста пляж яклы” акциясе үтте

2013 елның 27 августы, сишәмбе
“Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре Гәйтән башлангыч бүлекчәсе һәм “Яшьләр гвардиясе” оешмасы әгъзалары белән берлектә җомга көнне Кара күл тирәсен чүп-чардан арындырдылар. Гәйтән авыл җирлегенең матур табигать почмагында урнашкан әлеге күл тирә-якта яшәүчеләрнең генә түгел, читтән килүчеләрнең дә яратып ял итә торган урыны. Шуңа да экологик акциядә катнашучыларга эш җитәрлек булды.
Шул ук көнне партиянең башка башлангыч бүлекчәләрендә акциягә кушылдылар. Мәсәлән, Егоркино башлангыч бүлекчәсе Чирмешән елгасы, “Түбән Нурлат микрорайоны” башлангыч бүлекчәсе Кондырча буйларындагы ял зоналарын чистартырга чыкты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International