Календарьда җәй башы гына әле, әмма кайбер авылларда үзара салым программасы буенча эшләр гөрли дә инде. Бу республика бюджетыннан өстәмә финанслау акчаларының быел узган елларга караганда иртәрәк бүленеп бирелүе белән бәйле. Март азагына авыл җирлекләре һәм шәһәр микрорайоннарында халыктан 21 миллион сумнан артыграк акча җыелган булса, май азагына районга республика бюджетыннан барлыгы 75 миллион сумнан артыграк өстәмә финанслау кайткан. Ә бу инде планлаштырылган эшләргә кыю алынырга була дигән сүз. Бикүле авыл җирлегендә үзара салым программасы буенча эшләрне һәрчак тиз тотарга күнеккәннәр. Менә быел да акчалар кайту белән һәр ике авылда эшләрне башлап җибәргәннәр.
– Илюткинода авыл эчендәге буаның торышы проблемалы. Анда эшләрне әле узган елда ук башлап җибәргән идек, халык җыенында үзара салым программасы кысаларында биредә эшләрне дәвам итәргә дигән карар кабул ителде. Бу көннәрдә аның ярларын бетон белән ныгыту эшләре алып барыла, – ди авыл җирлеге башлыгы Алсу Шакирова.
– Үзара салым акчаларына Бикүледә – 300 метрга якын, Илюткинода 550 метр юл салыначак. Ике авылда да подрядчы оешма эшләрне башлап җибәрде инде. Шулай итеп, быел авыл җирлегендә юллар проблемасы тулысы белән хәл ителәчәк, дип горурланып әйтә алабыз. Хәзер аларның торышын кайгыртып, ремонтлап торасы гына булачак. Бикүледәге “Туган авылым” ял паркын төзекләндерү буенча да эшләр дәвам итә. Бирегә һәм клуб каршындагы пирамидаларга эленгән вазоннарга 1 мең төп чәчәк утыртканнар, шул көннәрдә балалар өчен уен җиһазлары урнаштырачаклар. Парктагы агачлар һәм чәчәкләргә тамчылы су сибү җайланмасы да көйләмәкчеләр әле. Парк янәшәсендә исә шулай ук үзара салым средстволары хисабына сәхнә җыеп куячаклар, янәшәсендә бию мәйданчыгы да булачак икән. Ә Илюткинода ике зират тирәсен яңартырга ниятлиләр.
– Быел халык үзара салымны 2 мең 500 сумнан җыйды. Бу исә безгә төрле юнәлешләрдә эш башларга мөмкинлек бирә. Менә авылларны Чулпан су чыганагыннан килә торган суга тоташтыру өчен проектлар әзерләүгә дә заказ бирдек инде. Бу халыкны сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итү максатыннан эшләнә, – дип дәвам итә Алсу Һадиевна. Быел Бикүле авыл җирлеге республиканың муниципаль берәмлекләр советы бәйгесендә җиңү яулап, 2 миллион сумлык грантка да ия булган әле. Акчаларның бер миллионы Бикүледә авыл юлларын вак таш белән ныгытуга, калган өлеше Илюткинода су башнясын яңартуга тотылачак.
Районның тагы бер – Елаур авыл җирлеге шулай ук әлеге бәйге җиңүчеләре арасында. Биредә әлеге акчаларны тулысы белән юлларга тотмакчы булалар – Калинин урамында юл салу эшләре башланып киткән дә инде.
– Үзара салым хисабына авыл җирлегенә караган биш авылда да юллар төзелә башлаячак. Чөнки бүгенге көндә безне борчый торган иң зур проблема бу, – ди Елаур авыл җирлеге башлыгы Ольга Охотникова. – Елаурда – 350, Берлектә 400 метр юл салыначак. Сосновкада – 330, Октябринада – 230, Петровкада 187 мең сумнан артыграк суммага юл эшләре башкарылачак. Кызганычка каршы, авылларда яшәүче кешеләр саны кимегәннән-кими бара. Петровкада, мәсәлән, нибары 19 кеше яши бүгенге көндә. Ә урамнар шактый озын. Подрядчы оешма бу көннәрдә Елаур авылында эшли, аннан башка авылларга да күчәчәк. Авыл җирлеге башлыгы әйтүенчә, һава торышы уңайлы торса, эшләрне 10 көн дигәндә тәмамларга да җыеналар. Ә аннан инде киләсе елга эшләрне планлаштыра башларга да була. Шундый отышлы программа эшләгәндә, аның мөмкинлекләреннән кем генә файдаланмый калыр икән.