Җиңү көне алдыннан Нурлатта «Нур» татар мәдәнияте үзәге агитбригадасы оештырган «Җиңү автойөреше-80» патриотик акциясе узды.
Автойөрешкә старт Түбән Нурлат микрорайонындагы үзәк бинасы янында бирелде. Билгеләнгән вакытка әләмнәр һәм Россия триколоры төсләрендәге шарлар белән бизәлгән уннан артык автомобиль җыелды. Катнашучылар арасында Кореш позывнойлы сугышчы да бар иде -ул СВО зонасына якташлары җибәргән машинада кайткан. Хәзер исә сугышчы яралану сәбәпле ялда әле. Аңа шулай ук туган Түбән Нурлатларына ялга кайткан башка сугышчылар да кушылды.
"Бу мөһим чара. Шул рәвешле без Икенче бөтендөнья сугышында җиңгән бабаларыбыз истәлеген саклыйбыз. Һәм бүген дә Җиңү безнең якта булачак!"- диде «Сугышчан туганлык» җитәкчесе Зиннур Мотаһиров.
Төрле гаскәрләр хөрмәтенә истәлекле билгеләр куелган колонна шәһәр урамнары буйлап узды һәм үз маршрутын Нурлатның үзәк мәйданында урнашкан мемориаль комплекс янында төгәлләде.
"Акция бик яхшы узды. Без аны икенче ел уздырабыз, бу юлы Җиңүнең 80 еллыгына багышладык, һәм масштаблар сизелерлек артты. Район Башлыгы Дамир Азат улы Ишкинеевка ярдәме өчен рәхмәт белдерәбез. Безнең акциягә шулай ук «Сугышчан туганлык», Түбән Нурлат халкы, волонтерлар да кушылды», – дип уртаклашты «Нур» үзәге директоры Фирүзә Бикташова.
Автоузышта барлыгы 14, шул исәптән бер трофейлы автомобиль катнашты.