Район укучылары өчен күптән көтелгән җәйге каникуллар башланды һәм чыгарылыш сыйныф укучылары өчен хәзер кызу вакыт булса, калганнары өчен ял итү чоры.
Моның өчен районның 25 мәктәбендә мәктәп яны лагерьлары эшләячәк, аларда 1000 яшь нурлатлы җәйге сменаны кызыклы һәм файдалы үткәрә алачак. Һәр смена, гадәттәгечә, 21 көнгә исәпләнгән, үзгәрешләр лагерьларның урнашу урынына гына кагыла.
- Беренче сменада лагерьлар барлык авыл, шулай ук 4, 8нче шәһәр мәктәпләрендә эшләячәк. Икенче смена кысаларында 2нче шәһәр мәктәбе үз укучылары өчен ял итү мәйданчыгы булачак, шулай ук биредә гимназиянең мәктәп яны лагеры эшләячәк, ә 9нчы мәктәп укучылары шәһәрнең 4нче мәктәп базасында урнашачак. Өченче сменада 1нче мәктәп укучылары ял итә. Бу шәһәрнең кайбер мәгариф учреждениеләрендә азык – төлек блогын капиталь ремонтлау белән бәйле, - дип аңлатты бу хакта мәгариф бүлеге начальнигының тәрбия эше буенча урынбасары Татьяна Тимофеева.