Нефтьчеләр 29 беренче сыйныф укучысына мәктәпкә җыенырга булышты

2013 елның 22 августы, пәнҗешәмбе
Бүген иртән быел мәктәпкә беренче тапкыр барачак 29 бала “Нурлатнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсендә үзләренең тәүге мәктәп бүләкләрен алдылар. Үз хезмәткәрләренең балаларына һәм тагын аз тәэмин ителешле гаиләдә тәрбияләнүче 4 балага мәктәпкә булышырга “Татнефть” акционерлык оешмасы ярдәм итте. Мәктәп-кирәк яраклары тутырылган сумкалар, мәктәп костюмнары һәм аяк киемнәрен балаларга “Нурлатнефть” НГДУсы начальнигы Илгиз Салихов һәм аның беренче урынбасары Роберт Әхмәдуллин тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International