Нурлат шәһәренең шикәрчеләр микрорайонында яңа тротуарлар барлыкка киләчәк

2023 елның 16 мае, сишәмбе

Нурлат районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин эш визиты барышында биредә булачак юл-төзелеш эшләре белән танышты.

Менә инде берничә ел шикәрчеләр микрорайонында яңа тротуарлар төзү буенча эшләр алып барыла. 2021 елда Нурлат автомобиль юллары идарәсе юлчылары «Безнең ишегалды» программасы кысаларында Заводская урамындагы 1 нче йорттан 20 нче йортка кадәр тротуар ясады. Узган ел шәһәрнең 3нче мәктәбеннән Завод урамы белән аның янындагы урам киселешенә кадәр тротуар салынган.

- Быел без тротуарны әлеге юл чатыннан 20нче йортка кадәр тоташтырырга ниятлибез. Биредә тулы җәяүлеләр зонасы формалаштырылачак, тукталыш павильонын утырту урыннары белән җиһазландыру, юл билгеләре урнаштыру планлаштырыла. Шулай ук тротуар «Чыршыкай» балалар бакчасына кадәр төзеләчәк, – дип сөйләде якын киләчәккә планнар турында НУАД начальнигы Рафис Сафиуллин.

 

Алмаз Әхмәтшин җаваплы хезмәтләр җитәкчеләре белән эш моментлары турында фикер алышты, әлеге микрорайондагы йортларга хезмәт күрсәтүче идарәче компания белән эшләрне килештереп эшләргә киңәш итте.

"Микрорайон халкы имин хәрәкәт итә алсын өчен, җәяүлеләр зонасы белән «Чыршыкай» балалар бакчасын, табиблык амбулаториясен, мәктәпне, Халыклар дуслыгы йортын, сәүдә нокталарын тоташтырачакбыз», – дип билгеләп үтте район Башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International