Нурлат Бердәмросслары су басудан зыян күрүчеләргә беренче ярдәм җибәрде

2013 елның 21 августы, чәршәмбе

- “Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлегенең мөрәҗәгатенә кушылып, без Ерак Көнчыгышта су басудан зыян күрүчеләргә акчалата ярдәм юлладык, -  ди партиянең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Лекомцева. Аның бер өлеше партиянең ярдәм фондының Нурлат филиалы исәбеннән булса, икенче өлеше -  җирле бүлекчәнең башкарма комитеты коллективыннан.
- Акция дәвамлы булыр дип уйлыйбыз. Чөнки ярдәм итәргә теләп безгә мөрәҗәгать итүчеләр бар инде. Бу уңайдан башлангыч оешмаларга, хезмәт коллективларына хатлар да юлладык, - ди  Зөлфия Лекомцева. 
Табигать бәла-казасыннан зыян күрүчеләргә исә теләгән һәр нурлатлы ярдәм итә ала. Моның өчен партиянең башлангыч бүлекләренә яки башкарма комитетка 2–28–24 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International