Бүген Россия МВДсының Нурлат районы буенча бүлегенә яңа начальник билгеләнде

2013 елның 21 августы, чәршәмбе
21 августта Россия МВДсының Нурлат районы бүлегенең яңа  начальнигы исеме билгеле булды: ул– Хафиз Шәрәфетдин улы Нургатин.
Яңа җитәкчене Татарстан Республикасы эчке эшләр министры вазифаларын вакытлыча башкаручы– министрның беренче урынбасары, полиция генерал-майоры  Рафаил Гыйльманов тәкъдир итте.

Кыскача белешмә
Хафиз Шәрәфетдин улы Нургатин
Полиция подполковнигы Хафиз Шәрәфетдин улы Нургатин эчке эшләр органнарында 1994 елдан. 1995–1999 елларда ул– Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең  Бызов милиция бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные. 2001–2003 елларда Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең Ахтубинск бүлегенең  җинаятьләрне эзләү бүлеген җитәкли. 2005–20011 елларда Түбән Кама УВДсының җинаятьләрне эзләү бүлеге начальнигы булып эшли. 2011 елдан ул–Россия МВДсының Түбән Кама районы буенча идарәсе начальнигы урынбасары вазифаларын башкара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International