“Бүген киләсе ел уңышының язмышы хәл ителә”,

2013 елның 19 августы, дүшәмбе
- дип район игенчеләре алдына көзге чәчүнең темпларын арттыруны бурыч итеп куйды район башлыгы Наил Шарапов бүген, дүшәмбе көнне үткән район авыл хуҗалыгы семинарында. Семинар “Агро-Развитие” ОООсының Каравыл Тавы бүлекчәсе базасында районның хуҗалык җитәкчеләре, агрономнары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашында үтте. Әлегә район игенчеләре 1200 гектарда көзге чәчү үткәргәннәр, аны  5 сентябрьгә төгәлләү өчен  районда чәчү комплексларының уртача көнлек эш җитештерүчәнлеге 1045 гектар булу шарт итеп куела. Гомумән, район буенча быел 20 мең гектарда уҗым чәчәргә планлаштыралар, һәм семинарда аны вакытында һәм сыйфатлы итеп үткәрү хакында сөйләштеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International