Нурлатта КПРФның Татарстан төбәк бүлеге беренче секретаре булып китте

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Бүген Нурлатка эш визиты белән КПРФның Татарстан төбәк бүлеге беренче секретаре, ТР Дәүләт Советы депутаты Хафиз Миргалимов килде.

Эш сәфәре кысаларында ул Төрнәс авылының Җиңү паркында булды, Владимир Ильич Ленин, Карл Маркс һәйкәлләренә чәчәкләр салды, шулай ук җиңүче сугышчы һәйкәле янында булды.

Нурлат шәһәрендә Хафиз Гаяз улы В.И. Ленин һәйкәленә килеп, анда чәчәкләр салды. Эш сәфәре барышында ул район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин озатуында шәһәрдәге социаль әһәмиятле, спорт һәм мәдәни объектлар белән танышты. Ул соңгы елларда Нурлатта булган уңай үзгәрешләрне югары бәяләде һәм ураллыларны Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International