Нурлатта беренче язгы өмә узды
Нурлатта санитар-экологик икеайлык башланды.
Шәһәрнең язгы кыяфәте күз алдында үзгәрә: чүп-чардан соң тротуарлар, аллеялар, иҗтимагый киңлекләр үзгәрә. Өмә 9.00 сәгатькә билгеләнгән булса да, күп кенә предприятиеләр иртәрәк чыкты. Мәсәлән, Нурлат УТТ хезмәткәрләре иртәдән үк беркетелгән участокта тәртип урнаштырды. "Без ел саен бу территориядә җыештырабыз, шәһәр чиста, матур булсын, кешеләр шатлансын өчен тәртип саклыйбыз. Экологик икеайлыкның чираттагы этабында бездә яшелләндерү-элек утыртылган агачлар тамыр җибәрмәгән агачлар урынына яңаларын утыртачакбыз» аннары чәчәк бакчаларына чәчәкләр утыртачакбыз", - диде УТТ начальнигы Алексей Федоров.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында иҗтимагый киңлекләрнең торышына зур игътибар бирелә. Мәсәлән, паркта Г.Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе хезмәткәрләре, шулай ук шәһәр гимназиясе чисталык урнаштырды. "Без, спорт мәктәбе хезмәткәрләре, шәһәр халкына, өлкәннәргә һәм балаларга биредә ял итү, тренажерларда шөгыльләнү, гомумән, вакыт уздыру уңайлы булсын өчен, бу паркка көн саен чыгабыз. Ә бүген санитар-экологик икеайлыкка үз өлешләрен кертү өчен беренче өмәгә чыктык", - диде спорт мәктәбе директоры вазыйфаларын башкаручы Гөлнара Усманова.
«Киләчәк” балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре дә бөтен коллективлары белән тәртип урнаштыра, шулай ук мәгариф учреждениеләре, идарәчеләр, иҗтимагый оешмалар хезмәткәрләре һ. б. үз участокларында эшли.