Бүген һөнәри бәйрәмне тәүлек әйләнәсе өйләрдә уңайлылыкны тәэмин итүчеләр билгеләп үтәчәк.
Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең ел әйләнәсе мәшәкатьләре бар, ә яз җитү белән алар тагын да күбрәк. "Нурлат шәһәре торак" идарәче компаниясе җитәкчесе Лариса Фадеева аларның эшләре һәрвакыт күп булуын әйтә. Елның һәр фасылының үз таләпләре бар, ә язгы мәшәкатьләр үзенчәлекле. Түбәләрне кардан чистартып, боз сөңгеләрен бәреп төшергән арада, чишмәләр, эрегән суларның китү юллары турында кайгыртырга вакыт җитте.
Эшчеләр Дмитрий Лаврентьев һәм Андрей Максимовны Гыйматдинов урамындагы 49а номерлы йорт ишегалдында күрдек. Иртәнге сәгатьләр генә булса да алар отмосткаларның шактый зур өлешен чистартырга өлгергәннәр дә инде.
- Һәр җыештыручыга, эшчегә участок беркетелгән, - диде Лариса Фадеева, үз кул астындагыларның тырышлыгын билгеләп.
Мәсәлән, Дмитрий Лаврентьев бу идарәче компаниядә 10 елдан артык эшли. Монда намуслы һәм җаваплы эшчене мисал итеп китерәләр, ә һөнәри бәйрәм уңаеннан булачак тантаналы чарада аңа, шулай ук участок начальнигы Гөлсинә Гатинага, ул да биредә 10 елдан артык эшли, Республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырдылар.
Гомумән, «Торак»та күптән инде күп еллар эшләүчеләр бар. Авыр хезмәтенә карамастан, бу өлкәдә күп еллар слесарьлар Рөстәм Сәлиҗанов һәм Җәүдәт Хәлиуллин, эшче Анатолий Краснов эшли.
Әлбәттә, кадрлар мәсьәләсе бар һәм, Лариса Владимировна әйтүенчә, тагын бер җыештыручыны кабул итәрләр иде. Идарәче компания төрле программаларда актив катнаша.