Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары белән республика 2023 елда дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләрен шифаханә-курорт дәвалау белән тәэмин итү буенча пилот проектында катнашуын дәвам итә.
Укытучылар, табиблар, социаль хезмәткәрләрдән тыш, шифаханә-курорт дәвалануына сертификатны мәдәният, яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт, шулай ук муниципаль хезмәткәрләр ала ала.
Сертификат алу хокукына Татарстан Республикасы буенча эшкә яраклы халык өчен яшәү минимумының 500% тан артмаган, сертификат алу өчен гариза бирү ае алдыннан 6 календарь айга кадәрге соңгы 12 календарь айда уртача айлык кереме булган хезмәткәрләр ия. Шулай ук гражданнарның милек белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе дә исәпкә алына.
Сертификатның бәясе 25 мең сум тәшкил итә, аның белән Татарстан территориясендә урнашкан шифаханәгә юллама түләргә мөмкин, учреждениенең Россия Федерациясе курорт фондының дәүләт реестрына кертелгән һәм ТР Хезмәт министрлыгы белән килешүе булсын.
Сертификат алу өчен яшәү урыны буенча социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Чыганак: ТР Хезмәт министрлыгының Матбугат хезмәте