3-4 курс студентлары өчен бу көннәрдә потенциаль эш бирүчеләр белән очрашу булды.
Булачак профессионаллар белән танышырга шәһәрнең һәм районның 10нан артык предприятиесе вәкилләре килде. Алар өчен студентлар 6 юнәлеш буенча мастер-класслар әзерләгән иде.
- Очрашуны нәкъ менә шундый форматта үткәрәбез, эш бирүчеләр нинди һөнәрләр бирә алуыбызны, теге яки бу тармак өчен белгечләрне нинди дәрәҗәдә әзерләвебезне күрә алсын өчен. Күп кенә предприятиеләр белән инде берничә ел хезмәттәшлек итәбез, әйтик, «Южная» агрофирмасы, «Сөләйманов», җылылык челтәре һәм башкалар, – дип билгеләп үтте директорның теоретик укыту буенча урынбасары Ирина Еремеева.
Эш бирүчеләр арасында булачак эшчеләрне эзләп вакансияләр ярминкәсенә «ТрансСервисНурлат» автоколоннасы начальнигы Фәрит Шәйдуллин да килде. Аны, автотранспорт тармагы вәкиле буларак, автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча мастер-класслар күбрәк кызыксындыра.
- Техникум белән тыгыз хезмәттәшлек җайга салынды, студентлар безнең предприятиедә практика үтәләр, аларның кайберләре безгә машина йөртүчеләр һәм механиклар сыйфатында эшкә урнашырга килә. Чыннан да, биредә белем ныклы бирелә, егетләр үз эшләрен яхшы белә. Менә хәзер дә мастер-класста студентларның коленвалны салдыруларын, детальләрен үзгәртүләрен күрдем, - дип бәяләде Фәрит Әхәт улы.
Бу студентларның үз эшенең профессионаллары булуы турында «КАМАЗ» автозаводында производство практикасын узарга чакыру да сөйли.
- Бу студентлар шушы көннәрдә Чаллыга 2 айлык практикага барачак, ә чыгарылыш имтиханнарын Алабуга заводларының берсендә заманча җиһазларда тапшырачак, – диде укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары Гүзәл Галиева.
Студентлар үзләре дә илнең авыр йөк автомобильләре җитештерү буенча иң эре предприятиесендә үз осталыкларын камилләштерү мөмкинлегенә шат булуларын билгеләп үттеләр