Кырларда әле кар ятса да, Төрнәс авылыннан Али Алиевның крестьян-фермер хуҗалыгында чәчү техникасы 90 процентка әзер инде.
Чөнки, беренчедән, хуҗалык башлыгы көздән ремонт эшләре турында кайгырта, икенчедән, техниканы яңартуга зур игътибар бирә. Әйтик, биредә узган ел гына да 15 млн. сумга чәчкеч, тырма, ике трактор сатып алганнар.
- Авыл хуҗалыгы техникасы-комбайннар, тракторлар, культиваторлар һәм башка җайланмалар җитәрлек. Һава торышы начар булса да куркыныч түгел, – дип уртаклашты Али Бураганович. - Безнең 1600 гектар җиребез бар, шуның 400 гектарында көзге бодай чәчелгән. Быел тагын 400 гектар арпа, 500 гектар көнбагыш чәчәргә планлаштырабыз. Орлыклар да, бодай да, арпа да әзерләнгән. Ашламаларга да заказ бирделәр. Моңа кадәр без җирләрне чәчү тәмамланганнан соң гына тукландыра идек.
Быел чәчү эшләре вакытында катлаулы ашламалар кертергә булдык.
Али Алиев авыл хуҗалыгы өлкәсендә зур тәҗрибәгә ия, якын киләчәктә терлекчелек юнәлешендә эшли башларга ниятли. Ул бу максатны тормышка ашыру өчен беренче адымнар ясый башлаган да инде: сәгатенә 50 тоннага кадәр орлыкны чистарта алырлык яңа механикалаштырылган ток урнаштырырга уйлый. Моның өчен хуҗалык паркында урын җиһазландырылган, өстәмә складлар төзелеш һәм ремонт стадиясендә тора.
- Киров заводы белән килешү төзедек, токның каркасы әзер, җиһазлары әзер, бәянең яртысыннан артыгын түләдек. Аны июль-августта урнаштырырга һәм сентябрьгә җибәрергә планлаштырабыз, - диде КФХ башлыгы. - Үстерелгән ашлыкны сатудан гына файда зур түгел, бигрәк тә бәяләр узган елдагы кебек түбән булса, бигрәк тә. Төрле ел килергә мөмкин бит. Ә үз механик тогыбыз булса, көнбагышны 23 сумга түгел, ә киптереп 40 сумга сатарга мөмкин булачак. Терлекчелек белән шөгыльләнсәк, 7 сумнан ашлык сатмыйча, аны хайваннарга ашатып, ит хисабына керем алырга мөмкин.
Шушы көннәрдә Али Бураганович үз планнарын хуҗалыкта язгы кыр эшләренә әзерлекнең барышы белән танышырга килгән район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин белән дә белән уртаклашты. Алмаз Сәлимович техника паркы һәм биредә җәелдерелгән эшчәнлек белән танышып, язгы кыр эшләренә әзерлекне югары бәяләде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, тулаем район буенча техниканың әзерлеге яхшы.
- Авыл хуҗалыгы машиналары, тырма, катоклар турында көздән кайгырттык, хәзер кыр эшләренә чәчкечләр, культиваторлар, тракторлар әзерлибез, – дип билгеләп үтте идарә консультанты Фаил Ивандеев. - Быел чәчүлек мәйданнары 75 мең гектар тәшкил итәчәк. Бөртекле культуралар орлыгы бар, техник культуралар орлыгы сатып алуга килешүләр төзелде. Минераль ашламалар да кайтарыла. Бүгенге көндә тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә һәр гектарга 35 әр килограмм минераль ашлама әзерләнде.