Быел Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 34 ел тула.
Бу истәлекле дата уңаеннан шәһәрнең үзәк паркында традицион тантаналы митинг узды. Сугыш хәрәкәтләре ветераннары, район җитәкчелеге, оешма һәм учреждение хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм шәһәр халкы Мемориаль комплекска чәчәкләр салдылар. Җыелучыларны Нурлат районы һәм шәһәре башлыгы Алмаз Әхмәтшин сәламләде.
"Нурлатлылар үзләренең гражданлык һәм хәрби бурычларын намус белән үтәгәннәр. Нурлатта яшәүчеләр исеменнән Сезгә рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Сез районның иҗтимагый тормышында актив катнашасыз, яшьләр өчен үрнәк булып торасыз", - диде Алмаз Сәлимович.
Нурлат районы хәрби комиссары Заһир Абдуллин Ватаннан читтә интернациональ бурычларын үтәгән сугышчылар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан итте.
Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга патриотик тәрбия бирүне дәвам итү үтенече белән Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Нурлат иҗтимагый оешмасы рәисе Ришат Сафиуллин мөрәҗәгать итте. «Сез намус, батырлык һәм каһарманлык үрнәге булып торасыз", – диде ул.
Яшьләрне патриотик тәрбияләүгә зур өлеш керткән активистлар төркеменә Әфганстан Республикасында сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм Төньяк Кавказ төбәге территориясендә террорчылыкка каршы операцияләр мәсьәләләре буенча Координация советының Рәхмәт хатларын тапшырдылар.