Алмаз Әхмәтшин су чистарту станциясе төзелешенең чираттагы этабын бәяләде

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

Нурлатта яңа Чулпан су алу җайланмасы төзелеше кысаларында БФСта эшләр төгәлләнә.

Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин объектта булды, подрядчылар белән агымдагы мәсьәләләр турында фикер алышты. Бүгенге көндә Чулпан ятмасында 4 скважина борауланган, су өчен резервуар төзелгән, Аксумла торак пункты янында су суырту станциясе, чистарту корылмалары төзелә.

БФСта бинаның җылылык контуры буенча эшләр башкарылган, хәзер металл конструкцияләрне буяу һәм утны саклау буенча составны куллану бара, эчке инженерлык челтәрләрен бәйләүгә керештеләр.

Алмаз Әхмәтшин эшләрне башкаруны, Материалларны китерүне исәпкә алып, графикларга төзәтмәләр кертү бурычын куйды. Яңа суүткәргеч төзү өч елга исәпләнгән, әмма район Башлыгы билгеләп үткәнчә, эшне тиз арада төгәлләү һәм нурлатлыларга су җибәрү өчен барлык мөмкинлекләр дә кулланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International