14 февральдә 3нче шәһәр мәктәбенең 10нчы сыйныф укучылары өчен район Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре экскурсия үткәрде.
Балалар гражданлык хәле актлары төрләре белән таныштылар, район ЗАГС бүлеге архивын формалаштыру тарихын белделәр, үзләренең туу турындагы актның язылышын гына түгел, ата-аналарының, хәтта әби-бабаларының да никахлашуы турында язмаларны күрү мөмкинлеген алдылар, тантаналы рәвештә узган никахлашу чарасында катнаштылар.