КӨН АРАЛАШ УҢЫШ ҖЫЯЛАР

2013 елның 6 августы, сишәмбе
Көн аралаш–12әр  чиләк кыяр һәм 3әр чиләк помидор җыеп алаларүз бакчаларыннан  Нурлат картлар һәм инвалидлар йортында. Инде кыярның икенче уңышына дигән орлыклар да баш төртеп килә, һәм сентябрьдә өлкәннәр өстәлендә янә тазә кыяр барлыкка киләчәк.
Әлбәттә, шул кадәр уңыш кышкылыкка запас тупларга да җай бирә. Биредә 4 кисмәк кыяр тозлаганнар инде. Җимеш агачлары да мул уңыш биргәннәр. Хәзер биредә алма кайнатмасы әзерләү белән мәшгульләр, аңа кадәр крыҗовник, карлыган, кура җиләген шактый кайнатканнар.
–Кышкыга 200 килолап кайнатмабыз булачак,–ди Картлар йорты директоры Евгений Савинов.–Өлкәннәрнең рационын төрләндерү өчен бер дигән форсат ләбаса бу!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International