Алмаз Әхмәтшин Төрнәс авылында Али Алиевның крестьян-фермер хуҗалыгында булды

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

Район башлыгы чәчү эшләренә әзерлек барышы белән танышты.

Али Бураганович 10 елга якын игенчелек белән шөгыльләнә, аның хуҗалыгы районда перспектива хуҗалыкларның берсе булып санала. 1600 гектар җирдә бөртекле һәм техник культуралар үстерә.

«Авыл хуҗалыгы техникасы чәчүгә 90 процент әзер», – дип хисап тотты ул Алмаз Әхмәтшинга.

КФХ башлыгы ел саен техниканы яңарта, узган ел гына да 15 миллион сумга чәчкеч, тырма, трактор һ.б. сатып алынган. Орлыклар һәм ашламалар да әзер.

“100 тонна көзге бодай, 100 тонна арпа салдык, быел да көнбагыш җитәрлек. Ашламаларга заказ бирделәр – уҗымнарны тукландыру өчен 50 тонна аммиак селитрасы һәм сабан культуралары өчен 50 тонна алыначак”, – дип сөйләде Али Бураганович.

Тулаем алганда, районның чәчү эшләренә әзерлеге турында Нурлат районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Фаил Ивандеев сөйләде.

«2023 елда районда чәчүлек мәйданнары 75 мең гектар тәшкил итәчәк, шуның 40 мең гектары – бөртекле культуралар, 20 мең гектары азык культуралары. Хәзерге вакытта техниканы чәчү эшләренә әзерләү бара. Авыл хуҗалыгы машиналары, нигездә, тырма, катоклар көздән әзерләнгән инде, хәзер чәчкечләр, культиваторлар, тракторлар әзерләнә. Шулай ук минераль ашламалар кайтару да бара. Бүгенге көндә 1 гектар чәчүлек мәйданга 30 килограмм минераль ашлама кайтарылган. Бөртекле культураларның орлыклары бар, хәзерге вакытта кукуруз, көнбагыш орлыклары сатып алу турында килешүләр төзелә», – дип билгеләде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International