«Восход» аучылык хуҗалыгында "Балыклар яшщсен!» экологик акциясе оештырылды

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

«Восход» аучылык хуҗалыгы территориясендә ике буа урнашкан, анда төрле балык күп: сазан, карп, чуртан, көмеш карп... Кышын исә алар турында кайгырту аеруча мөһим-боз катламы астында алар кислород азлыкка тилмерә һәм шуннан балык туңарга мөмкин. Моны булдырмас өчен, узган җомгада аучылык әгъзалары берләшеп, бу сулыкларда 400гә якын бәке борауладылар. Андреевка янындагы буада үткәрелгән игелекле эшләргә җирле мәктәп укучыларын да җәлеп иттеләр, бу экологик акциянең әһәмиятен тагын да арттырды. «20 февральдән 20 мартка кадәрге чор боз астында булган балык өчен аеруча куркыныч санала. Шуңа күрә бәкеләр тишәргә  һәм балыкларны коткарырга ярдәм итәчәк», - дип аңлатты акциянең максатын-аучылык хуҗалыгы инспекторы Юрий Никитин.

“Боз калынлыгы якынча 80 сантиметр, урыны белән метрга җитә. Монда су акмый, ярда камышлар да юк, шуңа күрә тишемнәр аеруча кирәк. Алар боз астына һава үтеп керүне тәэмин итәчәк», - дип билгеләп үтте акциядә катнашкан балыкчылар. Тулаем алганда, табигать саклау чарасына бу көнне аучылык хуҗалыгының 10нан артык әгъзасы кушылды.

"Ачык һавада өлкәннәргә ярдәм иттек, эш авыр түгел. Без үзебез өчен бик күп яңалык белдек һәм шундый игелекле эш башкардылар. Тишекләр ясау өчен күп вакыт таләп ителмәде, аның каравы без күпме балыкны үлемнән коткардык», – дип уртаклашты укучы Андрей Михайлов.

Укытучы Юрий Будяшкин сүзләренә караганда, ачык һавада экологик дәрескә килгән укучылар төрле табигать саклау чараларында актив катнаша-агачлар утырта, җимлекләр һәм сыерчык оялары ясый... Мондый шөгыль теоретик дәресләргә караганда нәтиҗәлерәк тә әле. Аучылык хуҗалыгы директоры Илнур Әфләтунов киләчәктә дә укучыларны табигатьтә үткәрелә торган төрле экологик һәм спорт чараларына җәлеп итәргә планлаштырулары белән уртаклашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International