Нурлат мәктәпкәчә яшьтәге балалар юл йөрү кагыйдәләрен әти-әниләре белән бергә өйрәнәләр

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Яңа Иглай авылының 31нче балалар бакчасында юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү һәм ныгыту буенча тематик чара узды.

 

Анда мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләре дә катнашты. Кызыклы уен формасында командалар квестның барлык биремнәрен уңышлы үтәделәр, киләчәк автомобилен сыздылар, аның презентациясен якладылар.

"Ата – аналар белән берлектә уздырылган чаралар-юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген тагын бер кат искә төшерүнең нәтиҗәле ысулларының берсе. Без аларда һәрчак рәхәтләнеп катнашабыз», - диде Нурлат шәһәрендәге «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Гөлфия Гыймалтдинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International