Ул Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль Фондыннан түләнә

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

Аны Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль Фонды бирә.

 

"Һәр ай йомгаклары буенча түләүләр алу өчен сәламәтлек саклау оешмаларына мондый ярдәмгә хокуклы белгечләрнең реестрларын формалаштырырга кирәк. Болар-сәламәтлек саклау, үзәк район, район һәм участок хастаханәләренең беренчел звеносының медицина хезмәткәрләре, шулай ук станцияләрдә һәм ашыгыч ярдәм бүлекләрендә эшләүчеләр. Яңа түләү күләме 4,5 меңнән 18,5 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Гыйнвар ае өчен беренче исәпләүләр табибларга февраль азагында ук керәчәк», - дип сөйләде РФ Социаль фондының ТР буенча бүлегенең Нурлат районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Рушания Шакирова.

Медицина хезмәткәрләренә яңа социаль түләү Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды акчаларыннан финанслана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International