Чуваш Мәнҗесендә волонтер пенсионерлар яши

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

Ирина Кузьмина өлешчә мобилизациянең беренче көннәреннән үк күңел кушуы буенча җирле волонтерлык хәрәкәтен җитәкли. Аның гражданлык позици ясе авылдашлар арасында хөрмәт уята, шуңа күрә нәкъ менә аның инициативасы белән өлкән буын вәкилләре игелекле эшкә хәлләреннән килгәнчә өлеш кертәләр.

– Хәрәкәтебезнең иң актив катнашучысы – Александр Ильич Логинов. Ул бөтен башлангычларны күтәреп ала: рухи теләктәшлек, матди ярдәм дә күрсәтә, кирәк булганда транспорт белән дә булыша. Күптән түгел хәрбиләр өчен буржуйка миче ясады, тормыш иптәше Лариса белән аларга эчке кием дә тегәләр, бүгенге көндә 30дан артыграк булган инде. Икесе дә булдыклы, – дип билгеләп үтте Ирина Алексеевна.

Кием тегү эшенә Сергей Таймуллин да кушылды, ул 20дән артыграк данә эчке кием теккән. Ә шөгыле турында эшне ир -ат һәм хатын-кызныкына бүләргә кирәкми, хәрбиләргә һәртөрле ярдәм кадерле, ди.

– Авыл халкы һәркайсы ничек булдыра, шулай булыша. Мисал өчен, Надежда Георгиевна Астафьева бәйләгән оекбашлар шундый пөхтә, матур, күңел биреп һәм яратып бәйләгәне күренеп тора, – ди Ирина Кузьмина.

Ул волонтерлык хәрәкәтенә кушылган өлкәннәр турында аерым җылылык белән сөйли. Мәсәлән, Анастасия Алексеевна Тайбулатовага 95 яшь булуга да карамастан, һәрчак ярдәмгә әзер. Яисә Анна Ивановна Сибулатова, Елена Васильевна Ильина, Степанида Егоровна Логинова, Зинаида Алексеевна Кузьминаны алыйк. Аларның барысының да яшьләре 80нән артыграк, әмма тик утырырга гадәтләнмәгәннәр, һәр эштә б ер енче ярдәмчеләр. Кайберләре җылы киемнәр, ашамлыклар, тозланма-кайнатмалар белән ярдәм итәләр. Солдатларга кирәк-яраклар сатып алу өчен зур булмаган пенсияләреннән дә өлеш чыгаралар. Араларында 3-4 тапкыр акча күчерүчеләр дә бар инде.

– Әлбәттә, безгә туганнарыбыз һәм якыннарыбыз зур теләктәшлек күрсәтә. Алар килеп туа торган авырлыкларны аңлап кабул итәләр, кайвакыт йорт мәшәкатьләребезне дә үз өсләренә алалар, – дип дәвам итте Ирина Алексеевна. “Махсус опера - ция барган вакытта, хәрбиләребезгә ярдәм кирәк булганда, без аларга булышу өчен хәлебездән килгәннең барысын да эшләячәкбез”, – диләр Чуваш Мәнҗесендә яшәүче волонтер-пенсионерлар, район кешеләрен дә игелекле эшкә кушылырга өндәп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International