Нурлатның «Ледок» командасы «Алтын алка»ның республика этабы финалында көмеш призер булды

2023 елның 12 феврале, якшәмбе

«Ледок» боз сараенда өч көн дәвамында җиңү өчен киеренке көрәш барды.

2010-2011 елларда туган яшүсмерләр арасында «Алтын алка-2023» Бөтенроссия яшь хоккейчыларның республика этабының финал уеннары төгәлләнде. Иң яхшы өч команда бүген очраштылар.

Нәтиҗәдә, беренче урынны Биектау районының "Биектау" командасы алды. Нурлат шәһәренең "Ледок" командасы җиңүчеләргә овертаймда гына оттырып, икенче, өченче урында Зәй шәһәренең «Яшьлек» командасы.

Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, ТР буенча федераль инспектор Дамир Мәрданов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан – новый век» – «Татарстан-Яңа гасыр» Югары Советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова катнашында узды. Алар яшь хоккейчыларга яңа уңышлар теләделәр һәм кубоклар, ТР Спорт министрлыгы медальләре, «Татарстан-новый век» – «Татарстан-Яңа гасыр» грамоталары, шулай ук 50, 75 һәм 125 мең сумлык сертификатлар тапшырдылар.

Биредә турнирның иң яхшы уенчылары да билгеләп үтелде.

«Иң яхшы капкачы» – Адель Сәлахов («Ледок»)

"Иң яхшы сакчы” – Кәрим Талипов ("Яшьлек”)

“Иң яхшы һөҗүмче"  – Искәндәр Вилданов ("Биектау")

"Иң яхшы уенчы" - Ростислав Ивашкин («Ледок»).

Ә «Ледок» командасы тренеры Эдуард Шишкин «Турнирның иң яхшы тренеры» дип танылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International