Өлкәннәр дә читтә калмый

2023 елның 12 феврале, якшәмбе

94 яшьлек тыл хезмәтчәне, Нурлат шәһәренең мактаулы гражданины Ислам Бәхтияров махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм Лисичанск халкы өчен оештырылган ярдәм акциясенә кушылган.

Шул көннәрдә ул Нурлат районы һәм шәһәренең ветераннар (пенсионерлар) җирле иҗтимагый оешмасына ашамлыклар кертеп чыккан.  – Бөек Ватан сугышы чорында да халык солдатларга хәлләреннән килгәнчә ярдәм итәргә тырышты, – дип хатирәләрен уртаклашты үсмер чагы дәһшәтле елларга туры килгән Ислам Кәримович.

 – Хатын-кызлар, авыр колхоз эшеннән соң кичләрен бергә җыелып, хәрбиләр өчен оекбашлар, ике бармаклы бияләйләр бәйлиләр, тастымаллар тегәләр иде. Без, Кизләү мәктәбе укучылары, солдатларның өйләренә хат язып җибәрү мөмкинлекләре булсын өчен, кәгазьдән конвертлар ясадык. Укысак та, һәр көнне колхоз эшенә чыга идек. Баштагы елларда мин үзем комбайнчылар, пешекчеләр өчен мичкә белән су ташыдым, ат караучы ярдәмчесе булып эшләдем. Үсә төшкәч, яшьтәшләрем белән сабан сөрдек, чәчү чәчтек. Укулар бер ай соңга калып башлана иде. Әле дә хәтерлим, 1943 елның 1нче октябрендә укырга дип җыелыштык, тик безне тагын 15 көнгә эшкә кайтарып җибәрделәр. Ул еллар бер дә исемнән чыкмый. Шуңа махсус хәрби операция зонасындагыларга ярдәм кирәк дигәч, үземнән дә өлеш кертергә булдым. Тизрәк тынычлык урнашсын, якташларыбыз исәнимин әйләнеп кайтсыннар иде!

 Ветераннар (пенсионерлар) җирле оешмасы бүген район һәм шәһәр буенча 30 башлангыч иҗтимагый оешманы берләштерә.

 – Лисичанск халкына һәм мобилизацияләнгән якташларыбызга ярдәм акциясеннән без дә читтә кала алмадык, һәм үз юнәлешебез буенча кирәк-яраклар җыюны игълан иттек, – диде җирле иҗтимагый оешма рәисе Разия Садретдинова. – Күпләр кушылды. Ашамлыклар, көнкүреш химиясе, савыт-саба, яңа кием-салым китерәләр, урыннарда акча җыю да оешкан төстә бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International