Нурлат районының Чулпан авылында тантаналы чара узды – хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Александр Малыгинның әти-әнисенә район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин Батырлык орденын тапшырды. "Илебездә яшәүче Һәр буынга үз проблемалары, сугыш хәрәкәтләре белән бәйле авырлыклар эләгә. Бөек Ватан сугышы, Әфганстан, башка кайнар нокталар... Бүген дистәләгән нурлатлылар кайнар нокталарда үзенең хәрби бурычын үти. Чулпан авылыннан Малыгин Александр Сергеевич беренчеләрдән булып махсус хәрби операциядә катнашты. Махсус хәрби операция башлангач, ул контракт төзи һәм беренче рәтләрдә үзенең хәрби бурычын үти. Бүген барлык нурлатлылар исеменнән аның әти-әнисе Сергей Николаевич һәм Надежда Леонидовнаның тирән кайгысын уртаклашам. Улыгызны югалту кайгысын бер сүз дә алыштыра алмый. Әтисе аның белән горурлана, аңа зур өметләр баглый, әлбәттә, әнисе өчен ул таяныч та, шатлык та булган. Александр Сергеевич-илгә хезмәт итү үрнәге, хәрби бурычны үтәү үрнәге. Без аның якты исемен һәрвакыт хәтеребездә сакларбыз. Ул яшьләр өчен үрнәк булачак. Хөрмәтле әти-әниләр, чын герой тәрбияләгән өчен сезнең алда башыбызны иябез. Рәхмәт сезгә», - диде район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлык, каһарманлык һәм фидакарьлек өчен кече сержант Малыгин Александр Сергеевичны (вафат булганнан соң) Батырлык ордены белән бүләкләү турында 2022 елның 2 октябрендәге 698 номерлы Указын Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы хәрби комиссары Заһир Абдуллин укыды.
Алмаз Әхмәтшин Надежда Леонидовна һәм Сергей Николаевич Малыгиннарга Батырлык орденын тапшырды. Хәрби комиссар бер минут тынлык игълан итте.
Чулпан җире үз геройларын хәтерли һәм хөрмәт итә. Урта мәктәптә Төньяк Кавказда сугышта һәлак булган Рәис Вәлиәхмәтов һәм Малыгин Александр истәлегенә мемориаль такталар куелды. Бу көнне җыелучылар Рәис Вәлиәхмәтов турында әзерләнгән фильм карадылар. Чулпан авыл җирлеге башлыгы, җирле мәктәп директоры батыр якташлары турында бик күп җылы сүзләр әйттеләр. Шул ук көнне Рәис Вәлиәхмәтов һәм Александр Малыгин истәлегенә хоккей һәм волейбол буенча турнирлар узды