Күргәзмә республикабызда билгеләп үтелүче Милли мәдәниятләр һәм горефгадәтләр елы кысаларында “Коръән – Аллаһ китабы” һәм “Борынгы китаплар – асылташ үрнәге” юнәлешләре буенча үткәрелә.
– Гаиләләрдә борынгы Коръән басмалары, дини китаплар кыйммәтле ядкарь булып саклана торгандыр. Күргәзмә аларны барлау, кызыксынуны арттыру, халыкта, аеруча яшь буында милли горурлык, тарихыбыз, динебезгә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелә. Без нурлатлыларны әлеге чарада актив катнашырга чакырабыз, – ди Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова. Күргәзмә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге Тәгълим үзәге бинасының зур залында 17 февральдә оештырыла. Күргәзмәгә куела торган һәр басмага этикетаж өчен китапның исеме, хуҗасының исем-фамилиясе, басылган елы турында мәгълүмат кирәк булачак.
Катнашучыларны теркәү 11.00 сәгатьтә башлана, күргәзмә 13.00 сәгатьтә рәсми ачылачак. Тәгълим үзәгендә күргәзмә белән 28 февральгә кадәр танышырга мөмкин булачак.
Җентеклерәк 8-927-405-26-00 телефоны буенча белешергә мөмкин.