Бүген Нурлатның хореография коллективларына, яшь вокалчыларына һәм конферансьеларына «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры, мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты Дмитрий Туманов, ТР халык артисты, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова һәм профессиональ җырчы, эстрада, педагог һәм үз вокал мәктәбенә нигез салучы артист Владимир Шниткодан мастер-класслар алу бәхете елмайды. Дәресләр өч юнәлеш буенча үтте — вокал, хореография һәм конферанс. Мастер-класслар һәм проектның танылган жюри әгъзаларыннан кыйммәтле киңәшләр балаларга гына түгел, ел саен яшь талантларны конкурска әзерләүче педагогларга да файдалы булды.
Укулар башланганчы кунаклар белән Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин очрашты. Алар фестивальгә әзерлек буенча мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар, шулай ук катнашучылар белән аралаштылар.
Районда «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленә әзерлеккә җитди игътибар бирелә. Быел да 10-11 мартта Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә узачак зона этабында районның иң яхшы хореография һәм вокаль коллективлары катнашачак. Тулаем алганда, сайлап алу этаплары республиканың 10 зонасында узачак, алар Татарстанның барлык районнарын колачлаячак.