Бу көннәрдә аучылык хуҗалыгы белгечләре билгеле бер маршрутлар буенча территорияләрне йөреп чыгалар.
Нурлат районының «Восход» аучылык хуҗалыгында белгечләр урман хайваннарын кышкы исәпкә алу чараларына актив кушылдылар. Татарстанда гыйнвар урталарында башланган чара ел саен дәүләт мониторингы кысаларында үткәрелә һәм аучылык байлыкларының торышын бәяләргә, кирәк булган очракта фаунаны саклау һәм торгызу буенча чаралар күрергә мөмкинлек бирә. Быел ул өч яңа методика – кышкы маршрут исәбе, авиаучет, ясалма концентрация урыннарында исәпкә алу буенча оештырылган.
«Восход» аучылык хуҗалыгында урман исәбен алу кышкы маршрут исәбе буенча алып барыла. Аучылык хуҗалыгы директоры Илнур Әфләтунов билгеләп үткәнчә, территориянең гомуми мәйданы 17 мең гектардан артык тәшкил итә һәм монда 6 исәп маршруты билгеләнгән, аларның икесе кырлар аша уза. Һәр маршрутның озынлыгы якынча 7-8 километр тәшкил итә. Бу көннәрдә аучылык хуҗалыгы белгече Антон Сидоров кыр маршрутларының берсендә эшли. Аны навигатор буенча билгели, ә исәп-хисапны ул кар машинасында алып бара. "Навигаторда билгеле бер трек салынган. Маршрут буенча йөргәндә, аның аша үткән хайваннар эзләрен, шулай ук күргән кошларны исәпкә алам. Бу участокта куяннар, кыр кәҗәләре бик күп, төлкеләр дә очрый. Боларның барысын да журналда билгеләп үтәм, шулай ук уклар белән аларның хәрәкәт юнәлешен күрсәтәм», – дип билгеләп үтә ул.
Кышкы исәпкә алуны үткәрү өчен һәр маршрутны ике мәртәбә узарга кирәк. Беренчел узганда эзләр исәпкә алына, икенче тапкыр әйләнгәндә инде яңа барлыкка килгән эзләр теркәлә. Кайвакыт белгечләр урманда яшәүче җәнлекләрнең үзләрен дә очрата. Менә бүген дә 10нан артык кыр кәҗәләрен очраттылар, алар буран машинасы тавышын ишеткәч үк тиз арада юкка да чыктылар.