Нурлатта озын гомер үзәгенә йөрүчеләр гуманитар ярдәм җыйды

2023 елның 11 феврале, шимбә

Озын гомер һәм сәламәтлек Үзәге махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән акция үткәрергә булды.

"Үзәк әгъзалары, нигездә, алар-пенсионерлар, сугышчыларга ярдәм күрсәтергә булдылар: азык – төлек-консервалар, чәй, кайнатылган сөт, тәм-томнар гына түгел, үз куллары белән бәйләнгән йон оекбашлар, йон бияләйләр, гигиена чаралары, кыскасы, бөтен кирәкле әйберләрне әзерләгәннәр. Сугышчыларга хат яздык, без аны посылкалар белән бергә «Сугышчан туганлык» тапшырачакбыз», – дип уртаклашты үзәк җитәкчесе Анжела Закирова.

Озын гомер һәм сәламәтлек үзәге узган елның 31 октябрендә ачылды, 60 яшьтән өлкәнрәк нурлатлылар атнага дүрт тапкыр бик теләп килеп йөриләр. Шөгыльләр беренче һәм икенче сменада  ике тапкыр үткәрелә. 

"Беренче көннән үк озын гомер үзәгенә йөри башладым. Гуманитар акциядә зур теләк белән катнашабыз. Иң мөһиме-егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын», - дип уртаклаштылар озын гомер үзәгендә шөгыльләнүчеләр Хәмдия Кудашова.

Анжела Закирова билгеләп үткәнчә, кайберәүләр үзәккә көнгә ике тапкыр килә, шул ук вакытта хорга да йөри, бассейнда йөзү белән шөгыльләнә, иртән паркта 5 км скандинавия йөрешен дә уза

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International