Нурлат муниципаль районы Башлыгы урынбасары Линар Маняпов җитәкчелегендәге комиссия Нурлаттагы күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлауның барышы белән танышты. Быел программага 10 күп фатирлы йорт керде. "Капиталь ремонт барысында да бер дәрәҗәдә бара. Хәзерге вакытта башкарылган эшләрнең сыйфаты яхшы. Подрядчылар, сыйфат белән беррәттән, башкарыла торган эшләрнең темпларын да контрольдә тотыла, дип ышандырдылар. Идарәче компанияләр җитәкчеләре дә аларның барышын контрольдә тота. Комиссия тикшерүләрен киләчәктә дә дәвам итәчәкбез», - диде Линар Маняпов һәм ахыр чиктә йортларда яшәүчеләр дә сыйфат дәрәҗәсеннән канәгать булып калырга тиешлеген билгеләп үтте.