Нурлат районы мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары медицина хезмәткәренең һөнәре белән таныштылар.
Кичә, 9 февральдә, «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында «Ак халатлы фәрештәләр» фестивале форматында Ачык ишекләр көне узды.
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бүлекләр буйлап экскурсия үткәрделәр, Казан медицина университеты турында презентация материаллары күрсәттеләр.
Баш табиб Айдар Сәгъдиев булачак коллегаларга сәламәтлек саклау өлкәсендәге эш үзенчәлекләре турында сөйләде. - Фестивальнең төп идеясе –медицина һөнәрләре белән булачак эш урынында танышу, - дип билгеләп үтте баш табиб. - Алдагы елларда фестиваль уздыру тәҗрибәсе әлеге чарага ихтыяҗ булуын күрсәтте.