Фирдүс Тямаев Нурлаттагы концертыннан җыелган кеременең бер өлешен мобилизацияләнгән якташларга ярдәмгә җибәрәчәк

2023 елның 10 феврале, җомга

200 мең сумга тепловизорлар, төзелеш материаллары һәм башка техник чаралар сатып алыначак.

Кичә Нурлатта татар эстрадасы йолдызы, якташыбыз, ТРның атказанган артисты, туган ягыбыз Нурлатны данлаучы патриот шәхес, җырчы һәм хәйрияче Фирдүс Тямаев концерты булды.

Ул шәһәр Мәдәният сарае сәхнәсендә тулы тамаша залы белән узды. Җырчы үзенең яңа программасы репертуарына безнең махсус хәрби операциядә мобилизацияләнгән сугышчылар хөрмәтенә багышланган яңа җырларын да керткән. Ә хәрби сугышчыларның әти-әниләренә ул чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды. «Сугышчан туганлык» эзтабарлар отряды әгъзалары сәхнәдә  Ватаныбыз патриоты адресына бик күп игелекле сүзләр әйттеләр һәм якташларыбыздан да рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.    

Гомумән алганда, концерт профессиональ әзерләнгән матур эчтәлекле тамаша булды, ул күңел күтәренкелеге һәм уңай тәэсирләр белән тулы иде. Тамашачылар-олылар да, яшьләр дә якташыбызга кушылып җырлады. Тавыш һәм яктылыкны тоташтыру, иллюминациянең якты элементлары, актерлар уены, вокаль ансамбль, экрандагы матурлык, бию коллективы чыгышы – болар барысы да артистның һәр чыгышын бизәде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International