Бүген Нурлатта Нурлат муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.
Утырыш район Башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе Зәрринә Сәйфетдинова җитәкчелегендә узды.
Нурлат муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген арттыру һәм шул исәптән исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче затлар гаебе белән булган аварияләр санын киметү чаралары хакында Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы, комиссия рәисе урынбасары Денис Агеев таныштырды.
Көн тәртибендәге икенче сорау буенча Башкарма комитетның мәгариф бүлеге начальнигы Алсу Рәхмәтуллина чыгыш ясады. Ул балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау һәм район мәгариф һәм тәрбия учреждениеләрендә ЮИД эшчәнлеге үсеше турында сөйләде.
«Нурлат АТП»сы ААҖ генераль директоры Идрис Кәримов үз чыгышында пассажирларны даими ташуны тәэмин итү, укучыларны йөртү оештырылуы турында сөйләде.
«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ Нурлат шәһәрендәге филиалы начальнигы урынбасары Альберт Гыйльфанов район мәгариф учреждениеләре янындагы юл челтәре сыйфатын тикшерү турында сөйләде.
Утырыш ахырында комиссия әгъзалары Нурлат районы Башкарма комитетына халыктан кергән гаризаларны карадылар. Алар белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Салават Усманов таныштырды