Көннең икенче яртысында һәм 9 февраль кич белән, 2023 елның 10 февралендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы һәм Казанда урыны белән томан төшүе көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Томан вакытында:
Әгәр дә сез, табигатьтә булганда, томан куера баруын сизсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан вакытында юлда барганда алдагы машинаны узудан, тизлекне арттырудан баш тартырга кирәк.
Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе алда баручы транспорт чарасы белән бәйле булырга мөмкин. Шуны истә тотарга кирәк, томан ераклыкны яшерә – гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.
Машина йөртүчеләргә кискен туктауларны булдырмаска кирәк: туктаганда тизлекне салмак кына киметергә. Тормоз вакытында берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә.
Машина белән томанда вакытында идарә иткәндә машина йөртүчеләрнең ару-талуы арта, саклык комачауламас.
Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Барлык оптика төзек хәлдә булырга тиеш. Тукталышларда ерактан күренүчән жилет кулланырга.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына урамны аркылы чыгарга, шуны истә тотарга кирәк: начар күренү һәм юлның тайгак булуы сәбәпле, машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;
Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;
Ерактан күренүчән жилет кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементлар беркетергә.
Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Бәла-каза очрагында һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм"101,112" номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратулар стационар һәм кәрәзле телефоннардан тәүлек әйләнәсе һәм бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.