Төбәк музеенда Сталинград сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чара узды

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихының төбәк музеенда Сталинград сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган "Тарихны үзгәрткән сугыш" дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде.

Сталинград кан коешы-1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында төп борылышка башлангыч биргән иң зур сугышларның берсе ул.

Бүген бу вакыйгалар турында кешеләргә совет солдатларының батырлыгы һәм каһарманлыгы символы саналган легендар Павлов йорты, Сталинград сугышында җимерелгән һәм сугыш истәлеге буларак торгызылмаган XX гасыр башындагы пар тегермәне бинасы, «Сталинград сугышы» музей-тыюлыгы искә төшерә.

Чарада ветераннар советы рәисе Разия Садретдинова да катнашты, ул балаларга Сталинградны азат итү өчен барган сугышларда катнашкан әтисе турында сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International