Гөлфия Гыймалтдинова юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау турында сөйләде

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Яшьләрнең юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләрендә хәбәрдарлыгын арттыру максатыннан китапханәдә «Юллардагы куркынычсызлык -  тормыш иминлеге өчен» дип аталган профилактик әңгәмә узды.

Яшүсмерләр алдында Нурлат шәһәрендә Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Гөлфия Гыймалтдинова чыгыш ясады.

Гөлфия Харис кызы елның теләсә кайсы вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлегенә игътибар итте, балалар зыян күргән шәһәр юлларында булган очраклар турында сөйләде.

Скутерлар, велосипедчылар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү мәсьәләсенә аерым тукталды һәм аларда йөрү өчен иң куркынычсыз урыннарны билгеләде.

Балаларны автомобильләрдә йөргәндә куркынычсызлык каешларыннан файдаланырга, ә тәүлекнең караңгы вакытында юлда яктылык кайтару билгеләреннән файдаланырга чакырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International