Росреестр 9 февральдә күчемсез милекне рәсмиләштерү сораулары буенча “кайнар линия" үткәрәчәк

2023 елның 8 феврале, чәршәмбе

Чара Росреестрның 15 еллыгына багышланган һәм бер үк вакытта илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да узачак.

Республика халкы үз сорауларын 8 (843) 255-25-71 телефоны буенча бирә алачак.

Шалтыратулар 14 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.

Кайнар линиягә шалтыратып, сез түбәндәге сорауларга җавап таба аласыз:

- җир кишәрлекләренә, йортларга, фатирларга һәм башка объектларга хокукларны ничек теркәргә;

- милекне ничек дөрес сатып алырга яки сатарга;

- «гараж» яки «дача амнистиясеннән»ничек файдаланырга;

- ни өчен элек барлыкка килгән хокукларны теркәргә,

- күчемсез милеккә хокукларны теркәгәндә нинди очракларда нотариуска мөрәҗәгать итәргә кирәк;

- күчемсез милегеңне мошенниклардан ничек сакларга һәм башка бик күп нәрсәләр хкында.

Кайнар линия белгечләре консультацияләрен физик һәм юридик затлар, шулай ук бизнес вәкилләре ала ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International