Кичә «Киләчәк» балалар иҗаты үзәгендә «Иң яхшы педагог-оештыручы» һәм «Иң шәп сыйныф» номинацияләрендә «Кешене тәрбияләү» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды.
Беренче номинациядә 1нче урынны 1нче шәһәр мәктәбенең педагог-оештыручысы Ксения Мөхәммәтҗанова алды. Икенче номинациядә җиңүче булу хокукы өчен шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән 13 педагог көч сынашты.
"Ел саен үткәрелә торган «Кешене тәрбияләү» конкурсы республиканың рухи-әхлакый кыйммәтләре, тарихи милли-мәдәни традицияләре нигезендә гармонияле үсеш алган һәм социаль-җаваплы шәхес тәрбияләүнең яңа формаларын, практикаларын һәм инновацион педагогик тәҗрибәсен ачыклау максатыннан үткәрелә», – дип билгеләп үтте чараны ачу тантанасында мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Татьяна Тимофеева.
1нче шәһәр мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Сәгыйрова сыйныф җитәкчесе статусында инде 28 ел, хәзерге 6 сыйныф укучылары аның өчен дүртенче чыгарылыш.
"Быел без класс белән бергә «Тату сыйныф серләре» конкурсында уңышлы чыгыш ясадык. Ул безне бик берләштерде, шуңа күрә бу конкурста да уңышымны сынап карарга булдым», - дип уртаклашты Алсу Радиковна.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, катнашучылар арасында ир-ат укытучылар да – Төрнәс мәктәбеннән Роман Хәйруллин һәм Киекле авылыннан Илфат Мөхетдинов та бар иде.
Барлык номинацияләрдә дә конкурс нәтиҗәләре киләсе атнада игълан ителәчәк.