2023 елның 1 февраленнән 3 февраленә кадәр Болгар шәһәрендә билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.
Ярышларда Г.С. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбендә тренерлар Расих Сәмигуллин, Илсур Вәлиев һәм Илшат Әһлиуллин җитәкчелегендә шөгыльләнгән2006-2008 елларда туган егетләр һәм кызлар катнашты.
Безнең спортчылар лаеклы чыгыш ясадылар һәм түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр:
1 урын - Мәдинә Рәхимҗанова, Зөһрә Сәлахова;
2 урын-Анастасия Миронова, Геннадий Насыйбуллин;
3 урын-Булат Кыямов, Рамилә Гыймадиева.
Спортчыларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә спортта яңа дәрәҗәләргә ирешүләрен телибез!