2 февральдән 4 февральгә кадәр Биектау авылында 2009-2010 елларда туган яшүсмерләр арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Г. С. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Илдан Бикташев 2нче урынны яулады. Спортчыны һәм аның тренер Илсур Вәлиевны югары нәтиҗә белән котлыйбыз.