Нурлатлыларга 73нче янгын сүндерү бүлегендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерделәр

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

2022 елда Татарстан Республикасы территориясендә 4992 янгын булган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 18% ка кимрәк (6096).

Янгыннарда 126 кеше һәлак булган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 28,4%ка кимрәк (176), 187 кеше тән җәрәхәтләре алган, ягъни узган ел белән чагыштырганда 11,4%ка кимрәк (211). Янгыннарда 3 бала һәлак булган, узган елдагы чор белән чагыштырганда 2 тапкыр кимрәк (6) һәм 19 бала җәрәхәтләнгән, узган ел белән чагыштырганда 14 очракка кимрәк (33).

Хөрмәтле әти-әниләр!

Мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны һәрчак күз уңында тоту мөһим. Балаларны бик аз вакытка да күзәтүсез калдырмагыз.

Балалар булган урыннарда шырпы һәм ут кабызгычлар калдырмагыз. Балаларга утның уенчык түгел икәнен аңлатыгыз. Онытмагыз! олыларның ваемсызлыгы аркасында балалар ут белән шаярырга мөмкин.

Янгын һәм ут түгел түгел, ә төтен һәм аннан чыккан ис куркыныч. Янгынны булдырмый калу өчен, бик аз кирәк-уяулыкны югалтмаска, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә һәм барлык тормыш ситуацияләрендә ут белән сак булырга!

Гадәттән тыш хәл булганда түбәндәге телефон буенча шалтыратыгыз:

- 01, 112-бердәм коткару хезмәте.

 

73нче ПСЧның янгыннарны профилактикалау бүлеге инженеры Нина Логинкина.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International