Яшелчә үсентеләре өчен орлык һәм туфракны ничек сайларга

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

Бакчачыларга помидор, борыч, баклажан һәм башка яшелчә культураларын чәчү турында уйланырга вакыт җитте.

Билгеле булганча, яхшы уңыш алу өчен беренче адым – сыйфатлы үсентеләр һәм аны дөрес карау. Яшелчә үсентеләрен әзерләү кагыйдәләре һәм киңәшләре турында «Россельхозцентр» ФДБУның Татарстан Республикасы филиалы үсемлекләрне саклау бүлегенең әйдәп баручы агрономы Рәмзис Шәрәпов сөйли.

Алайса, нәрсәдән башларга?

Беренче исәпкә алырга кирәк нәрсә-орлыклар, төгәлрәге, бу орлыкларның өлгерү вакытына карата нинди төргә керүе. Өлгерү вакыты буенча сортлар, нигездә, өч төркемгә бүленә: иртә өлгерә торган, уртача өлгерәторган, соң өлгерә торган.

Без моны нәрсә өчен белергә тиеш соң дип сорагыз? Бу чыннан да бик гади. Безнең үсемлекләрнең үсеш фазасы (нәкъ менә чәчәк ату фазасы яки җимеш формалаша башлау) җәй көннәре белән туры килсен өчен уйларга һәм барысын да эшләргә кирәк, чөнки яктылык көненең озынлыгы - максималь «кояшлы сәгатьләр» (безнең төбәктә мондый көннәр июньнең икенче декадасына туры килә). Нәкъ менә бу чорда үсемлекләрдә максималь фотосинтез булачак, һәм ассимилянтларның максималь агымы сезнең уңышны формалаштыруга китәчәк. Моны истә тотып, без орлык чәчү вакытын якынча исәпли алабыз, иртә өлгергән сорларны – соңрак чәчәбез, соңрак өлгергәнен – иртәрәк, барысын да бер көнне түгел.

Үсентеләр азрак стресс белән күчереп утыртылсын һәм яңа урында тизрәк үссен өчен, аны күчереп утыртканда микроашламалар (Гумат +7 «Сәламәт уңыш» һ.б.) һәм микробиоашламаны (Нитрозлак, Азолен, УниФос һ. б.) кулланырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International