"Нурлат-информ" Гакыйль Сәгыйров иҗатына багышланган конкурс игълан итә

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

Анда укучылар да катнаша ала.

15 февральдә танылган якташыбыз, шагыйрь, рәссам, "Филантроп" халыкара премиясе лауреаты Гакыйль Сәгыйровның тууына 85 ел тула.

Шул уңайдан "Нурлат-информ" Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат җирле бүлекчәсе белән берлектә мәктәп укучылары арасында "Кабатланмас моң"дип аталган әдәби нәфис сүз бәйгесе игълан итә. Катнашу өчен Гакыйль Сәгыйровның бер шигырен сөйләп видеога яздырырга  һәм видеоязманы "Нурлат-информ"га җибәрергә кирәк.

Төп шартлар: экспрессив уку, башкару осталыгы. Темага туры килгән атрибутлар, музыкаль әсәрләрдән бизәлешләр кулланырга мөмкин. Видеоязмалар "Нурлат-мәгълүмат" сайтында һәм социаль челтәрләрдә урнаштырылачак, ә иң яхшы чыгышларны Нурлат телевидениесе буенча күрсәтәчәкбез.

Конкурста катнашу өчен гариза белән бергә видеоязманы redak@list.ru. электрон адрес буенча юллагыз, гаризаны ирекле формада тутырырга мөмкин, катнашучының исемен, фамилиясен, мәктәбен, яшен һәм элемтә телефонын күрсәтергә онытмагыз. Барлык катнашучылар да "Нурлат-информ"нан сертификатлар, ә ике җиңүче Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат җирле бүлекчәсеннән грамоталар һәм истәлекле бүләкләр алачак. Гаризалар 16 февральгә кадәр кабул ителә, нәтиҗәләрне 17 февральдә игълан итәчәкбез.

Конкурс шартлары турында тулырак мәгълүматны

 2-36-13 телефоны аша белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International